Зәй офыклары

Яшьләр “Йолдызлык”та маевка үткәрде

Уку елы тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Тиздән күпчелек балалар лагерьларга ял итәргә китәчәк.

Шуңа күрә ял итү урыннарын җәйге сезонга әзерләү көн кадагындагы мәсьәлә булып тора. Әлеге уңайдан яшьләр эшләре идарәсе районыбызның “Йолдызлык” балалар ял лагерында “Маевка 2.0” дип аталган  республика хезмәт һәм иҗат фестивале үткәрде. Аның төп максаты ял лагерын җәйге ял сезонына әзерләүгә булышлык итү иде.
 Чарада катнашучылар көндез лагерь тирәсен корган агачлардан чистартсалар, корпусларны балалар килүгә әзерләсәләр, кичен аларны иҗади чаралар көтте. Акциядә катнашучылар өчен “Стартины” дип аталган бию конкурсы, командаларның визиткасын яклау буенча  ярышлар, “Россия студентлар отрядлары идеологиясе” темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: