Зәй офыклары

Яшүсмер телефон урлаган

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 45 хәбәр һәм гариза кергән. Алар арасында шәхескә карата кылынган җинаятьләр теркәлмәгән, ә менә урлашу, мошенниклык белән бәйле җинаятьләр борчу тудыра.

4 ноябрьдә шәһәрдә яшәүче бер кеше билгесез кешенең 31 октябрьдә фатирыннан кәрәзле телефонын урлавы турында хәбәр итә. Оператив эзләү эшләре барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан “кайнар эз”дән 15 яшьлек яшүсмер тоткарлана.Урланган телефон кайтарылган, урлау очрагы буенча җинаять эше ачылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: