Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Яшүсмер юл һәлакәтенә очраган

Зәйдә 12 апрельдә яшүсмер бала катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Кичке сәгать 5 тулганда Никифоров белән Төзүчеләр урамнары чатында бала катнашында юл һәлакәте килеп чыгу турындагы хәбәр район ЮХИДИ бүлегенә килеп ирешә.

Бүлек башлыгы Рамил Гарифуллин аңлатма биргәнчә, һәлакәт  “Лада-211210”  автомобиле йөртүчесенең Никифоров урамыннан  Ленин урамына хәрәкәт итү барышында юл йөрү кагыйдәсен бозып, җәяүлегә юл бирмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан. Нәтиҗәдә 2013 елгы яшүсмер  җәяүлеләр чыгу өчен билгеләнгән урыннан юл аша узганда,  әлеге автомобиль аны бәрдерә. Тән җәрәхәтләре алган бала кичекмәстән Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә  озатыла.  

- Машина йөртүчеләрнең язгы-җәйге чорда аеруча игътибарлы булып хәрәкәт итүләре сорала. Чөнки нәкъ шушы чорда балалар катнашындагы һәлакәтләрнең артуы күзәтелә. Бала кеше тиз хәрәкәтләнүчән, аның тиз арада юлга чыгу ихтималы зур, шуңа күрә кагыйдәләрне төгәл үтәп, балалар учреждениеләре тирәсеннән, җәяүлеләр юлыннан тизлекне киметеп үтү  мөһим. Ә әти-әниләргә юл куркынычсызлыгы турында балага даими кисәтеп тору кирәк, - ди район ЮХИДИ башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев