Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Яшүсмергә мопед кирәкме?

Көннәр җылыту белән шәһәр, авыл урамнарында мото-транспорт чараларында хәрәкәт итүчеләр саны артты.

Яшүсмерләр арасында да ике тәгәрмәчле транспортта йөрүчеләр очрый. Шунысы бар, бу аяныч нәтиҗәләргә китерә. Агымдагы елның 15 маенда булган юл-транспорт һәлакәте дә моңа мисал булып тора. Кичке сәгать 9 тулганда 2005 елда туган яшүсмер шундый транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш, шәһәрнең Октябрь урамыннан хәрәкәт иткәндә җәяүлене бәрдерә. Нәтиҗәдә җәяүле травмалар белән үзәк дәваханәгә озатыла.
- Балага скутер яки мопед бүләк иткән яисә бүләк итәргә җыенучы ата-аналарга шуны әйтәсе килә, балагызны, әйләнә-тирәдәгеләрне куркыныч астына кую кирәкме сезгә? Хәзер законнар үзгәрде, мопед яки скутер белән идарә итү бары 16 яшькә җиткәч һәм автомәктәптә укыганнан соң гына рөхсәт ителә. 13-15 яшьтә машина йөртү күнекмәләре юк, әмма яшүсмерләрдә бик “кайнар" гадәтләр бар. Алар кыю рәвештә мотоцикл һәм скутер руленә утыралар, куркынычсызлык чараларына игътибар итмичә, зур тизлек белән хәрәкәт итәләр, нәтиҗәдә, «лихачлык» аяныч фаҗигаләргә китерә. Мондый хәлләрдән баланы сез – ата-аналар гына саклап кала аласыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – ди, район ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев