Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Язгы чакырылыш вакытында Татарстан егетләре повесткаларны гадәти рәвештә алачак

Массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда быелның язында армиягә чакырылучыларның электрон почта яки социаль челтәр аша повесткалар алуы турындагы мәгълүматны Татарстан Хәрби комиссариаты фейк дип атады һәм кире какты.

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырылуның ничек узачагын аңлатты.

Татарстанлыларны яз көне хәрби хезмәткә традицион ысул белән чакырачаклар. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Хәрби комиссариатының  рәсми документы белән танышып хәбәр итте.

„Хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга чакырылырга тиешле гражданнарга хәбәр итү Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турындагы Федераль закон (998г. 53-ФЗ), РФ Хөкүмәтенең 2006 елгы 663нче номерлы карары, РФ Оборона министрының 2007 елгы 400нче номерлы боерыгы нигезендә катгый рәвештә башкарылачак", — диелә документта.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 2021 елның язында армиягә чакырылучыларның электрон почта яки социаль челтәр аша повесткалар алуы турында мәгълүмат пәйда булган иде. ТР Хәрби комиссариаты һәм Хәрби комиссар Сергей Погодин бу мәгълүматларны фейк дип атады һәм кире какты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев