Яңалыклар

Язгы каникуллар

Мәктәпләрдә иң озын чирек ахырына якынлашты. 26 марттан укучылар язгы каникулга чыга. Ул 3 апрельгә кадәр дәвам итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каникулларны, ата-аналарның күпсанлы үтенечен исәпкә алып, хәзер республиканың барлык шәһәр-районнарында да бер вакытка билгели. Бу укучыларга да, ата-аналарга да уңайлы. Каникул вакытында мәктәп укучылары өчен төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.

Психологлар әйтүенчә, уку елының өченче чиреге балаларны  ялыктыра. Алар фикеренчә,  өченче чирекнең озын булып тоелуы төрле олимпиадалар, тест тикшерүләре, фәннәрнең иң катлаулы бүлекләрен өйрәнү дә яңа елның беренче айларына туры килү белән бәйле икән. Бу чорда ата-аналар балаларының саф һавада күбрәк булуына игътибар итсен иде. Уллары, кызлары белән чаңгыда, тимераякта шусалар, алар үзләре дә, балалары да ял итәчәк. Саф һавада күмәк эш тә файдага гына. Бу вакытта компьютер, телевизорлар хуҗаларыннан “котылып” торачак. Һәм беркайчан да юмор хисен онытмагыз, уен-көлке – үзе бер ял, ди белгечләр.
Быел да каникул чорында укучылар өчен күптөрле чаралар оештырылачак.
-Балаларны бу чорда кызыклы яллар һәм төрле шөгыльләргә  максималь тарту бурычын куябыз. Каникул вакытында балаларны социаль-кешелек мөнәсәбәтләре дөньясына ныграк җәлеп итү,  иң мөһиме һәр балага үсешен тәэмин итәргә, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру зарур, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков.
Аның әйтүенчә, социаль блокның барлык идарә, бүлекләре тарафыннан язгы каникулларны уздыру планы эшләнгән. Барлык учреждениеләр “Каникуллар” режимында эшләячәк. Балаларның ялын оештырганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк.
Яллар вакытында балалар белән Санкт-Петербург, Болгар, Свияжск, шулай ук шәһәр эчендә, туган як тарихын өйрәнү музеена экскурсияләр оештырыла. Әлбәттә, төрле чаралар, спорт ярышлары уздыру карала. Мәсәлән, “Милли язгы бәйрәм”, ”Төрле халыкларда язгы бәйрәмнәр тарихы” дип аталган бәйрәмнәр, “Халык кәсәбәчелеге остаханәсе” бәйгеләре, “Безнең күчмә кошларыбыз”, “ Кызыклы китаплар дусты бул” викториналары, “Кошларга ярдәм ит!” акцияләре – шундыйлардан. Һәр мәктәп, мәдәният йортларында төрле түгәрәкләр эшләячәк.  Сәләтле балалар һәм өлгереше начар булган балалар белән махсус шөгыльләр оештырылачак. Бу чорда “Президент спорт уеннары” Бөтенроссия спорт ярышы, “Без – бергә!” фестиваленең муниципаль этабы, Россия укучылары хәрәкәтенең “РДШ сәгате” кебек зур чаралар уздыру уйланыла.
25 мартта Яңа шәһәр урманы буенда Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе беренчелегенә -  чаңгы,  “Энергия” стадионының мини-футбол мәйданчыгында малайлар арасында мини-футбол ярышлары узачак.  “Яшьлек” боз сараенда укучылар командалары арасында хоккей ярышлары үткәрү планлаштырыла. Барлык спорт объектларында шөгыльләр график нигезендә барачак.
Яшәү урыны буенча клублар эшчәнлеге  бу чорда аеруча актуаль. Әлеге уңайдан яшьләр эшләре идарәсе бу юнәлештә эшне тагын да җанландырачак.
Бу чорда “Экскурсияләр бюросы” эше оештырылачак. Аның кысаларында авыл укучыларын Ринат Фәрдиев исемендәге паркка, туган як тарихын өйрәнү музеена, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәгә, боз сараена, “Космос” кинотеатрына, кафеларга алып килү карала. Аларга хезмәт күрсәтү бәяләренә ташламалар ясалачак.
Туган як тарихын өйрәнү музее коллективы  чараларны балаларның яшенә карап оештырачак.
Китапханәләрдә традицион “Балалар китабы атналыгы” үтәчәк. Ул үз эченә бик күп чараларны ала. ”Энергетик” Мәдәният сарае, барлык авыл мәдәният йортлары һәм клубларында төрле чаралар балаларның иҗади үсешен үстерүгә юнәлтелә.
Каникул чорында күп балалы гаиләләр, авыр хәлдә калган балалар аерым күзәтү астында булачак.
-Балаларның дөрес оештырылган актив ялы аларга яхшы кәеф, алга таба уку өчен көч бирер дип ышанабыз. Ә моның өчен барлык структуралар – идарәләр, бүлекләр, мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре, җитәкчеләр һәм балаларның әти-әниләренең тыгыз бәйләнештә  эшләүләре кирәк, - диде Александр Владимирович.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Язгы каникуллар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар