Яңалыклар

Язмача мәгълүмат бирелә

Навигатор сатып алган идем. Өч атнадан соң аның кимчелекләре ачыкланды. Товарны ремонтка алдылар, ремонтладылар, әмма ремонт үткәрелү турында миңа документ бирүдән баш тарттылар. Гарантия срогы турында сорагач, ул үзгәрмәде, диделәр. Сатучы хаклымы? Мансур Илаев.

Сорауга ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге эксперты Эльвира Милочкина җавап бирә.

-“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының (№2300/1 7 февраль, 1992 ел) 20нче маддәсе 3нче пункты нигезендә товарның гарантия срогы аннан файдаланылмаган срокка озайтыла. Әлеге период кулланучы  тарафыннан товарны төзәтү, кимчелеген бетерү өчен мөрәҗәгать иткән көннән алып, аны яңадан алган көнгә кадәр исәпләнә. Моннан тыш, товарны кире кайтарганда җитештерүче (сатучы, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер) кулланучы тарафыннан товарны төзәтү буенча  мөрәҗәгать итү, аны төзәтү вакыты һәм кире кайтару срогы турында язмача мәгълүмат җиткерергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Язмача мәгълүмат бирелә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар