Зәй офыклары

Язын сыерчыклар кайтып оясын корса...

Безнең халыкта элек-электән килгән бер матур гадәт бар: түбә кыекларына кош оялары элү. Бигрәк тә, җырчы сыерчыкларга. Авыл җирендә сыерчык оясы булмаган ихата бик сирәктер. Ә сез сыерчыкларны оялар ясап каршы аласызмы? Зәйлеләргә шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Алексей Иванов:
-Һавага яз исе чыгу белән,  сыерчыкларны көтә башлый идек балачакта.  Әти белән бергә һәр бала исеменнән сыерчык оялары ясап, кайсыбызның оясына сыерчык беренче булып оялар икән, ди түземсезләнеп күзәтә идек. Без бакчабызда  яшелчә, чәчәк үстерү белән генә чикләнеп калмыйча, ел да диярлек  канатлы дусларыбыз өчен оялар да ясап куябыз  Рәхәт бит, тәрәзәңне ачуга, сыерчык җыры ишетелә. Аларның кайткач оя сайлауларын, бала чыгаруларын күзәтү дә кызык.
Кадрия Мингалина:
-Кечкенә чакта әти белән канатлы дусларыбызга берсеннән-берсе матур оялар ясап куя идек. Мәктәпкә баргач, бу турыда горурланып сөйли идек, ә инде өйчеккә сыерчык та килеп ояласа, бу без - балалар өчен  зур шатлык була иде. Шул сыерчыклар бакчадагы күпме корт-бөҗәкләрне юк итәләр бит. Хәзер дә сыерчыклар килер алдыннан оялар әзерләп куябыз. Аларның чүт-чүт килеп сайраганнарын тыңлап, тормышлар ямьләнә бит.
Марат Хәйруллин:
-Яз җиткәч, көн дә иртән ишегалдына чыккач, сыерчыклар килгәнме икән әле дип күзәтергә яратам. Бер елны ишегалдына чыксам, бер төркем сыерчыклар очып килгән. Берничәсе антеннага, сарай түбәләренә утырды, ә калганнары бакчада агачлар тирәсендә нәрсәдер эзләделәр дә очып киттеләр. Шуннан соң мин бакчадагы һәр агачка сыерчык оялары ясап элдем. Теге вакытта сыерчыклар үпкәләгәндер кебек тоелды миңа.
Ирина Чернова:
-Безнең мәктәп тирәсендә 30лап сыерчык оясы бар. Без аларны укучылар белән бергәләп хезмәт дәресләрендә ясыйбыз.  Шулай ук бу эштә әти-әниләр дә ярдәм итә. Балалар белән бергәләп кошларны каршы алу бик күңелле мәшәкать. Беренчедән, кошлар "өй"ле була, икенчедән, укучылар белән бергәләп эшләгәндә балаларда да кошларга карата кайгырту, ярату хисләре тәрбияләнә. Кош ояларын ясап элдең дә, сыерчыклар оя корды түгел. Карап, күзәтеп торабыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: