Зәй офыклары

Әйбер урлап срок алган

Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, шәһәр суды 22 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган. Ул, фатирга кереп, әйбер урлауда гаепләнә.

2018 елның декабрендә әлеге хатын-кыз кичке сәгать 8-10 тирәсендә бер фатирга кереп, 8140 сумлык кәрәзле телефоны булган хатын-кыз сумкасы урлый.
Тикшерү барышында ул гаебен өлешчә генә таныган.
Суд аны 2 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган. Хатын-кыз җәзасын гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үтәячәк.
Хөкем карары әлегә көченә кермәгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: