Зәй офыклары

Җәйге чорда Зәйдә 300 яшүсмер эшле булачак

Быелгы җәйдә Зәй мәшгульлек үзәге аша 14-18 яшьлек 300 яшүсмерне вакытлыча хезмәт урыннары белән тәэмин итү күздә тотыла. Үзәк директоры вазифасын үтәүче Гөлчәчәк Фаршатова белдерүенчә, беренче чиратта күп балалы, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне эшле итү бурычы тора. Вакытлыча эш урыннарын ГРЭС, "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы", "Зәй", "Восток" агрофирмалары,...

Быелгы җәйдә Зәй мәшгульлек үзәге аша 14-18 яшьлек 300 яшүсмерне вакытлыча хезмәт урыннары белән тәэмин итү күздә тотыла. Үзәк директоры вазифасын үтәүче Гөлчәчәк Фаршатова белдерүенчә, беренче чиратта күп балалы, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне эшле итү бурычы тора. Вакытлыча эш урыннарын ГРЭС, "Мефро уилз Руссия-Зәй заводы", "Зәй", "Восток" агрофирмалары, яшьләр эшләре идарәсе тәкъдим итә. Яшүсмерләргә, яшьләренә карап, көнгә 4 һәм 6 сәгать эшләү карала, алар 1275 сум хезмәт хакын мәшгульлек үзәге аша, ә калган сумманы предприятие мөмкинлегеннән чыгып алачак. Укучылар нигездә предприятиеләрдә яшелләндерү эшләрен башкарса, авыл хуҗалыгында кыр эшләренә җәлеп ителә. Июнь аенда 150 баланы эшле итү мөмкинлеге бар, әлегә мәшгульлек үзәгенә 60лап кына гариза кергән. Эшләргә теләге булган яшүсмерләр мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: