Зәй офыклары

“Җәйге кичләр” тагын кабатланыр

Җәй дәвамында шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында, шулай ук “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда балалар һәм яшьләр өчен күптөрле чаралар узып торды. Ә менә мәдәният сарае каршында кичә узган “Җәйге кичләр” дип аталган тематик ял кичәсе өлкән яшьтәгеләрне үзенә җыйды.

Шунысын әйтергә кирәк,  Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге категория кешеләр катнашындагы чараларны исәпкә алмаганда, алар өчен  ачык һавада ял кичәләре бездә моңарчы оештырылмады диярлек.
Мәдәният өлкәсендәге әлеге кимчелекне күреп булса кирәк, төрле шәһәрләрдә яшәүче берничә яшь кеше Зәйдә әби-бабайлар, апа- абзыйлар өчен чын бәйрәм үткәреп алдылар. Оештыручыларның башында Евгений Каторгин, Роберт Хәбибуллин һәм Анастасия Корсунова торды. Алар - Чаллы, Мәскәү һәм Зәйдән.
-Шундый кичә үткәрү идеясе бездә күптәннән туган иде. Әлеге        эшкә алынгач, аңа әзерләнү өчен бер генә атна вакыт кирәк булды. Безнең идеяне район хакимияте хуплап алды, химаячеләр һәм чара буласы турында Зәй халкына җиткерүчеләр дә табылды. Алга таба без мондый бәйрәмне даими уздырырга уйлыйбыз, ике-өч айга бер мәртәбә, - ди Роберт Хәбибуллин.
- Без бәйрәмне ни өчен өлкәннәр өчен оештырырга булдык соң?  Команда составындагы беребез илебезнең зур шәһәрләрендә өлкәннәр өчен генә каралган кичәләрнең (очрашу, бию кичәләре) даими уздырылып торуын әйтте. Мондый чараны нигә әле безгә Зәйдә үткәрмәскә, дигән карарга килдек без. Шулай килеп чыкты инде, без Зәйдә очраштык. Өлкән буын мондый бәйрәмнәргә лаек. Аларның да бергә җыеласы, очрашасы, биеп-җырлап күңел ачасы килә. Без шәһәр ишегалларында булып, әби-бабайларның аптырап, ямансулап  утырганнарын күрдек. Ә кайчандыр алар шушы шәһәрне төзегәннәр, агачлар утыртканнар, бүгенге көндә без төзек матур калада яшәсен өчен тырыш хезмәт куйганнар. Безнең аларның шатлыктан елмаюларын, күзләрендә очкыннар кабынуын күрәсебез килде. Алар кичәдә күптән күрешмәгән танышларын, дусларын очратырлар, яңа танышлар табарлар дип уйладык. Һәм бу чыннан да шулай. Ә бит кайчандыр үзебез дә  шул өлкәннәр  кебек булачакбыз, - диде Евгений Каторгин.
Кичә барышында өлкәннәргә җылы сүзләр әйтелде. Алар яшь чакларда җырлана торган җырлар яңгырады. Бик күпләр биюләрдә теләп катнашты.  Волонтерлар аларны  тәм-том, чәй белән сыйлады. Әлбәттә, җылы җәйге кичтә музыка астында танышлар белән очрашу, аралашу күпләр күңеленә хуш килде.
Биредә кайбер оешма ветераннары күпләп килгән иде. Әйтик,  Зәй автоагрегат заводы ветераннарын предприятиенең ветераннар советы рәисе Илдус Ибраһимов үзе туплап килде.
-Безнең предприятие ветераннары бик активлар. Алар өчен үткәрелгән чараланы хуплап алалар. Ел дәвамында без алар белән республиканың тарихи урыннарына сәяхәт кылабыз,-  диде ул.
-Шундый матур кичә булды бу. Күңелләребез сөенде. Мондый бәйрәмнәр безнең өчен ешрак булсын иде, - диде өлкәннәр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: