Зәй офыклары

Җәйге ял фаҗигагә әверелмәсен өчен

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе алдыннан ял объектларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, районның шәһәр читендәге балалар сәламәтләндерү лагерьлары территорияләрендә “Ял”сезонлы профилактик операциясе үткәрелә.

Әлеге операция барышында гадәттән тыш хәлләр булмасын, беренче чиратта янгыннар килеп чыкмасын өчен профилактик  чараларның ничек оештырылуы тикшерелә, аерым алганда, хезмәт күрсәтүче персонал белән янгынга каршы инструктажлар, янгын  чыга калган очракта ниләр эшләргә кирәклеге, электр җиһазлары, эвакуация юллары, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге, су чыганаклары һәм башка шартлар үтәлеше.
Зәй районы территориясендә быелгы җәйдә 4 шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагере һәм 20 хезмәт һәм ял лагере (мәктәп яны) эшләячәк.
-Янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторлары тарафыннан лагерьларда  эвакуация юллары, биналарны янгыннан  саклауда  автоматик системалар булу һәм төзеклеге,  беренчел янгын сүндерү чараларының шулай ук төзек хәлдә булуына  зур игътибар бирелә. Беренче сменада ял итәчәк балаларны  кабул итәр алдыннан лагерьларны янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча  объектта хезмәт куячак  персоналның белемнәрен бәяләү дә бик мөһим. Гадәттән  тыш хәләр була калган  очракларда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген балалар да белергә тиеш. Бу  шулай ук персонал эшчәнлегенең бер өлеше булып тора, - диде янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Зөлфия Ризванова.
Шуңа күрә җәйге ял вакытында бүлек хезмәткәрләре әлеге объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен даими контрольдә тотачаклар. Чөнки иң мөһиме – балалар иминлеге. Җәйге чорда  лагерьларда янгын куркынычсызлыгы буенча  инструктажлар үткәреләчәк, шулай ук расланган график нигезендә балаларны  биналардан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр дә уздырылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: