Зәй офыклары

Йөгереп тә куйдык

Алтын көзнең кояшлы, җылы иртәсе. Татар гимназиясе алдындагы мәйданда бәйрәмне хәтерләтеп җыр-музыка яңгырый. Старт бирелергә шактый вакыт булуга да карамастан, һәркайда җанлылык сизелә. Олысы, кечесе бирегә үзен спортта сынап карарга агыла. Шул рәвешле 21 сентябрьдә зәйлеләр республикакүләм “Татарстан кроссы - 2019” акциясенә актив төстә кушылды.

Физкультура һәм спортны үз иткән кеше генә сәламәт була, ә сәламәтлек ул - зур байлык. Рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил иттеләр. Соңгы елларда районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды.
Спорт бәйрәмен район башлыгы Разиф Кәримов  ачып, Зәйнең Кама арягында спортлы шәһәр булуын ассызыклап, күңелле стартлар теләде.
Башка еллардан аермалы буларак, быел спортчылар арасында 2500 метрга һәм роллерлы чаңгыларда ярышлар оештырылды. Әлеге ярышлардан соң  җиңүчеләр бүләкләнде. Районның спорт ветераны Николай Захаров  спортчылар арасында йөгереп, уңышлы чыгыш ясады.
Бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, мәктәпләр, политехник колледж, предприятие, оешма, авыл җирлекләре, агрофирмалар вәкилләре, спортчылар, зәйлеләр стартка басты. Беренчеләрдән булып стартны өлкән яшьтәгеләр алды: “Пульс” клубына йөрүче апа-әбиләр җилдәй җитез йөгерделәр. Аларны  кечкенәләр,  укучылар , оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре алыштырды.
Шулай итеп старт татар гимназиясе янында бирелеп, финиш “Энергия” стадионында тәмамланды. Соңыннан һәр төркем йөгерешнең җиңүче, призерларын бүләкләү булды.
-Йөгерергә бирегә махсус килдем, җирлегебездз дә йөгереш уздырыла, -ди Поповка авыл җирлеге башлыгы Руслан Хабибуллин.
  Авыл җирлекләре, 1нче һәм 5нче мәктәпләр бәйрәмне урыннарда үткәрделәр. Иске Зәй  һәм Мирный бистәләрендә йөгереш мәктәпләр территориясендә уздырылды.
-Без елда “Милләтләр кросы”ннан читтә калмыйбыз, хәрәкәттә бәрәкәт бит, -диләр туган як тарихын өйрәнү музее колллективы.
Шулай итеп шәһәребез, авыл-бистәләрдә  зәйлеләр урамнарны тутырып йөгерделәр. Ә “Энергия” стадионында ул көнне чып-чын спорт бәйрәме иде.  Анда киокусинкай, тхэквондо һәм гимнастика белән шөгыльләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышларын, спорт мәйданчыкларында футбол һәм баскетбол буенча шөгыльләрне карарга мөмкин иде.
Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зәйлеләрне физик культура белән даими төстә шөгыльләнүгә тарту максатыннан оештырылган йөгерү ярышы  5000нән артык зәйлене үзенә җыйды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: