Зәй офыклары

Йөгереп тә куйдылар соң...

Зәйдә «Сәламәтлек – 2019» спартакиадасы кысаларында бер-бер артлы төрле ярышлар уза.

18 майда «Энергия» стадионында спартакиада  кысаларында авыл җирлекләре командалары арасында район беренчелегенә шәхси-команда ярышлары узды. Анда Аксар, Баграж, Түбән Биш, Гулькин, Бигеш, Югары Шепкә, Поповка,  Поручик, Сәвәләй, Якты Күл, Чыбыклы авыл җирлекләре командалары үзләрен җитезлектә сынады. Старт бирелүгә,  узышып та куйды авылларның иң җитез кешеләре. Киеренке барган ярыш  нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында 800 метрга йөгерештә  Анастасия Утяганова (Баграж җирлеге) җиңүче. Гүзәл  Бутакова  (Багряж) белән Татьяна Соколова (Поручик) икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Ир-атлар арасында 1500 метр арага йөгерештән Петр Короновка (Багряж) тиңнәр юк. Әлфис  Шәйдуллин (Поручик) –II,  Максим Коронов (Багряж) III урында. 4х400 метрга катнаш эстафетадан  (2 хатын-кыз +2 ир-ат) Багряж авыл җирлеге – I, Сәвәләй – II, Чыбыклы III урында. Ярышларның гомуми нәтиҗәсе буенча Баграж авыл җирлеге ярышларның җиңүчесе булды. Сәвәләй җирлеге командасы - икенче, Поручик командасы исә өченче урында.
Афәрин, авыл йөгерешчеләре, булдырасыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: