Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Һәйкәл зәйлеләр белән бергәләп Җиңү көнен каршылый

Бүген - 5 майда Зәйдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле куелды.

Март аенда бар халыкны борчуга салып, янып беткән һәйкәл урынына яңа Азатлык китерүче солдат һәйкәле куелды. Җиңү бульвары төп һәйкәл белән кабат яңа сулыш алгандай булды, чөнки Бөек Ватан сугышында Җинүне якынайткан мөхтәрәм буынны хөрмәтләп торган бу истәлекле монументны зәйлеләр көтеп алды. Яңа һәйкәл бронзадан коелган, аның авырлыгы - 2 тонна 300 килограмм, биеклеге - 5 метр 20 сантиметр.
Азатлык китерүче солдат һәйкәлен район җитәкчелеге «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә торгызу буенча зур эш башкарды. Билгеле булганча, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды директоры Татьяна Ларионова һәйкәлне тиз арада яңадан торгызуда ярдәм итү инициативасы белән чыгыш ясаган иде. Район башлыгы Разиф Кәримов та беренчел бурыч итеп һәйкәлне 9 Май  - Җиңү көненә сафка бастыруны куйды. Һәйкәлне торгызуга финанс ярдәмен Зәй районы предприятиеләре, хәйриячеләр, эшмәкәрләр биргән. Бу турыда тулырак Разиф Кәримов сөйли:


- 16 марттан алып без  һәйкәлне 9  Май - Җиңү көненә өлгертү теләге белән янып яшәдек. Зәйлеләргә рәхмәт, алар бәла килгән көннән соң үзләренең җылы эчтәлекле хатлары белән  һәйкәлне тиз арада торгызуга көч бирделәр. Шәһәр төзелеше Советы карары белән без төрле скульпторларның тәкъдимнәрен карадык, һәйкәлне тиз арада, сыйфатлы итеп эшләү буенча белгечләр киңәшләрен өйрәндек. Киңәшләшкәч, яшь скульптор, Россия скульпторлары советы әгъзасы Фәнил Вәлиуллинга тукталдык. Ул "Казан-Арт" ҖЧШен җитәкли. Алар оешмасы 35 көн эчендә аерым план нигезендә, тәүлегенә 16-18 сәгать эшләп, безнең һәйкәлне Җиңү көненә өлгерттеләр. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге белән берлектә без бюджет акчаларын тотмаска дигән уртак фикергә килдек, һәйкәлебезне хәйриячеләр ярдәме белән сафка бастырдык. СМП "Нефтегаз" оешмасының Фоат Комаров җитәкчелегендәге "Яз" хәйрия фонды, ТатЭК (җитәкчесе Ирек Хәйруллин), энергетикларыбыз - ГРЭС һам "Челтәр компаниясе", "Аккурайд Уилз Руссиа" Зәй заводы, шәһәребез хәйриячеләре, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның шәхсән ярдәме зур булды. Бу һәйкәлне эшләүгә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт белдерәм, ә зәйлеләрне бу зур, мөһим вакыйга белән котлыйм, - диде ул.

Ә яшь скульптор Фәнил Вәлиуллин, элекке һәйкәл формасын саклап, аны күпмилләтле халык яулаган Бөек Җиңү көнен якынайткан батыр сурәтендә чагылдырган.
- Минем үземнең ерак бабам сугышта катнашып һәлак булган, бу һәйкәлне бабаларыбыз рухын күңелемдә тотып эшләдем, - ди ул.
Фәнил Вәлиуллинның һәйкәлләр ясауда тәҗрибәсе зур. Ул - Актаныш районы Әнәк авылында Минтимер Шәймиевка багышланган эшнең дә авторы. Яшь скульпторга Зәй рәссамы Фазыл Шиапов та булышлык иткән
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев