Зәй офыклары

Әйләнә-тирә мохитне саклауга инвестицияләр кертү буенча Татарстан - лидер

Бүген бу хакта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган ведомство коллегия утырышында шулай белдерде, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы башлыгы Сергей Аноприенко катнашында ТР Экология һәм табигый ресурслар, Урман хуҗалыгы министрлыкларының уртак коллегия утырышы уза. Татарстан ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында әйләнә-тирә мохитне саклау өчен төп капиталга кертелгән инвестицияләр буенча беренче урынны алды. «Республикада үткәрелә торган планлы экологик сәясәт нәтиҗәсендә хисап елында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә максатчан чараларга барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан, предприятие инвестицияләренә башлангыч бәя бирүне исәпкә алып, 9 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде. Шунысын да искәртик: Татарстан Идел буе федераль округында әлеге күрсәткеч буенча беренче урынны били», - диде Александр Шадриков.
 «Татарстанда гамәлдә булган тәҗрибәне саклау максатыннан, табигатьне саклау законнарын бозган өчен штрафлардан җыелган керемне алга таба табигатьне саклау чараларында файдалану өчен тулы күләмдә муниципаль район бюджетларына юнәлдерү буенча закон чыгару инициативасын хуплавыгызны сорыйм», - диде Шадриков коллегиядә ТР Президентына мөрәҗәгать итеп.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: