Зәй офыклары

Җылы, җанлы кичә

Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае “Адымнар” клубы Аналар көне һәм инвалидлпар декадасы уңаеннан кичә уздырды.

Аны Тәслимә белән Фәннүр Миннекәевлар оештырып, истә калырдай итеп уздырды. Кичәдә өч дистәгә якын кеше катнашып, аналарга мәдхия укылды. Иҗатка чикләр юк: кичәдә физик мөмкинлекләре чикле булганнар  үз шигырләрен укыды, җырларын башкарды, биюгә булган осталыкларын күрсәтте.
-“Адымнар” клубын элек ишетеп белә идем, ярты ел инде мин әлеге клуб тарафыннан оештырылган саф татар телендәге чараларда катнашуыма чиксез шатмын. Монда ял итәргә, күңел күтәренкелеге алырга, үз осталыкларыңны күрсәтергә дә мөмкинлекләр бар. Аралашабыз, фикерләшәбез, хәл-әхвәл белешәбез. Мин үзем һәм күңелем өчен чып-чын ял урыны таптым, аларга рәхмәтлемен,  -ди Роза Хәкимова.
“Адымнар”  оештырган әлеге кичә күпләр күңеленә хуш килде.
-“Адымнар” клубына йөрүчеләргә   рәхмәт, әлеге чарага бердәм булып, дәррәү килделәр, - ди клуб җитәкчесе Фәннүр Миннекәев.  
Алга таба биредә Яңа ел уңаеннан күңел  ачу чаралары, кичәләр оештырылачак. Зәйлеләр әлеге форсатны кулдан ычкындырмаслар, шәт.

Бер күрешү бер гомер бит.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: