Зәй офыклары

Җылылык торбалары алыштырыла

Зәй шәһәрнең Нефтьчеләр проспекты буйлап җылылык торбаларын алыштыру эше агымдагы елда да дәвам итә.

ГРЭС бу эшне өч ел элек башлаган иде: Рәфыйков урамына каршы беренче паркта урнашкан насос станциясеннән шәһәргә  килүче әлеге торбалар заманча 426 миллиметрлы торбаларга алыштырыла. Ике ел элек бу эш  Нефтьчеләр проспекты буйлап  Энергетиклар урамы чатына кадәр башкарылган иде. Узган ел исә ул  Ленин урамы чатына кадәр алыштырылды. Быел исә торбалар алыштыру эше  Ленин урамы чатыннан дәвам итә. Кыскасы, биредә эш  май аенда башланып, ул бер-ике ай дәвам итәчәк. Эшне Чаллы шәһәренең “Профстроймастер”  җаваплылыгы  чикләнгән ширкәте алып бара. Бу эшне биредә башкару өчен оешмадан биш төзүче, ике берәмлек техника җәлеп ителде. Җирне экскаваторлар казып, бетон астындагы торбалар алына, алар урынына заманчалары куела. Заманча торбалар җылылыкны саклый торганнар. Торбалар алыштыру  өлешләп башкарыла: эш  бетүгә,  ул участок күмелә, өстенә туфрак салынып, аңа үлән чәчелә.

- Халыкка уңайсызлыклар тудырсак та, зәйлеләр өчен  бу эш кирәкле һәм мөһим, - ди мастер Евгений Петраков.

Чананы - җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, дип юкка әйтмәгән бит халык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: