Зәй офыклары

Җылылык турында алдан кайгырт!

2020-2021 еллар җылыту чорына әзерлек кысаларында «Татэнерго» АҖ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Зәй шәһәрләрендә үз абонентлары өчен «җылылык турында алдан кайгырт!» акциясен дәвам итү турында игълан итә.

Әлеге шәһәрләрдә кулланучылар, кулланылган энергетика ресурслары өчен бурычлары булмаган очракта, ягып җылыту чорына әзерлек акты һәм 2020-2021 еллар җылыту чорына әзерлек паспортлары булган очракта, алдан ук җылылык җибәрүгә рөхсәт ала алачаклар.
Акция җылылык җибәрү чорында хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә һәм намуслы кулланучыларның максималь уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашу абонентка җылылык җибәрүгә рөхсәт рәсмиләштерү өчен «Татэнерго» АҖ филиалына бармыйча гына, абонент өчен уңайлы ысул белән (электрон почта, факс һ.б.) гариза җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, җылылык җибәрү өчен рөхсәтне рәсмиләштерү абоненттан гариза алганнан соң бер тәүлек эчендә рәсмиләштереләчәк.
 
Җылылык җибәрү өчен абонентларга алдан ук рөхсәт алу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
* булган бурычларны түләргә һәм килешү шартлары нигезендә алдан түләү башкарырга;
* җылылык белән тәэмин итү килешүе буенча ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә;
* абонентның җылылык кабул итүгә әзерлеген раслый торган документлар (юдырту һәм опрессовка нәтиҗәләре, җылыту чорына әзерлекне тикшерү акты һәм җылылык чорына әзерлек паспорты һ. б.);
* гариза белән «Татэнерго» АҖ филиалына мөрәҗәгать итәргә.
 
Җылылык җибәрүгә рөхсәт рәсмиләштерүгә, шулай ук кирәкле мәгълүмат алуга кагылышлы барлык сораулар буенча «кайнар линия» телефонына яки җылылык белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча 8-800-234-8-843 бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Зәй шәһәре, «Татэнерго» АҖ филиалының ГРЭС предприятиесе.
Телефоннар:  8 (85558) 7-29-80 - җылылык энергиясен һәм җылылык бирүне исәпкә алу төркеме инженеры, 8 (85558) 7-12-66, 2-13-02 – диспетчер.
Электрон почта: nikitinaef@zgres.tatenergo.ru;
                                  grnikitina@zgres.tatenergo.ru.

Реклама хокукында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: