Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Җәйнең күңелле мизгелләре белән таныштыруны дәвам итәбез

Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган "Җәйнең күңелле мизгелләре" фотоконкурсына фотолар килү дәвам итә.

Мәдәният хезмәткәрләре әлеге истәлекле фотолар белән “Зәй офыклары” газетасы һәм сайты укучылары белән дә уртаклаша.

Җәйнең матурлыгын, серлелеген, тылсым-могҗизасын күреп бетереп буламы.... Кемдер күрә, кемдер сизә, кайберәүләр гаҗәпләнә. Яңа гына чабылган үлән, җиләк, чәчәк исләре... Зәп-зәңгәр биек күк йөзендә акрын гына ак болытлар агыла. Ул чәчәкләрнең нинди генә төсләре юк! Җиһанда – август:  бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерә. Кемнәрдер инде яшь бәрәңге ашый. Менә шундый кабатланмас мизгелләргә бай ул җәй!

"Җәйге мизгелләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары белән таныштырабыз.

Минзәлия апа Әхтәмҗанова җәйнең бер минутын да әрәм итмәскә тырыша. Һәр эшкә җитешә, җитез, уңган үзе.

Рамилә апа күршеләре белән бик тату яшиләр. "Күршем белән җиләк җыюлары күңелле," - ди Рамилә  Галимҗановна.

"Суганыбыз да шәп, балыбыз да,  Аллага шөкер," - ди Җәүдәт абый һәм Дамира Низамиевлар.

Ә  Илдар абый Вәлиәхмәтов  оныкларын да эшкә өйрәтеп үстерә. Бергәләшеп җиләк тә җыялар, мәтрүшкә дә әзерли алар.

“Фотоконкурсыбызга битараф калмаган авылдашларыбызга рәхмәтлебез”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев