Зәй офыклары

Йодрык кадәрле, йомры бәрәңге!1

Безнең халык бәрәңгесез яши алмый. Бәрәңгең булса, ач калмассың, ди бит өлкәннәр дә. Кайсыбыз гына яратмый да, кем генә ансыз яши ала икән. Инде күпләр бәрәңге утыртырга әзерләнәдер, утыртучылар да бардыр. Бәрәңге уңышы мул булсын өчен шактый тырышырга туры килә бит. Ни чәчсәң – шуны урырсың, дигән гыйбарәне истә тотып, без зәйлеләргә сез бәрәңге утыртасызмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Галия Ибраһимова:
– Без шәһәрдә яшәсәк тә, бәрәңгене авылда – әнидә утыртабыз. Бәрәңгенең эше күп инде аның – ел дәвамына бара, дисәң дә була. Башта орлыгын әзерлисең, бакчаңны аннан чүп баса, утарга, өяргә кирәк, кортка каршы агулауны да вакытында башкару мөһим.  Аннан инде уңышны җыеп алу...  Әле язын безнең базга су керә, бу чорда без баздан бәрәңгене чыгарабыз. Хәзер ике кызымның да үз гаиләсе бар, энемнәр дә авылда утырта. Без бәрәңгене биш гаилә өчен утыртабыз. Мәшәкате күп булса да, бергә җыелып эшләве күңелле.

Валентина Васильева:
 – Без бакчада каты корттан (проволочник) интегәбез. Ул бәрәңгене тишмәсен өчен, утыртканда «Престиж» дигән дару белән эшкәртәбез орлыкларны. Колорадо коңгызыннан да булыша инде ул. Аннан җәй буена корт агулау дигән нәрсәне онытып торабыз.  Яңгыр яумаганда инде, бакчабызга су сиптерәбез. Мул уңыш алуда ул да булышадыр. Бәрәңгенең шаулап чәчәк атып утырган вакытын яратам, күңелгә рәхәтлек бирә.

Марат Гыйниятуллин:
– Ел буе бәрәңге ашыйсың килсә, иренмәскә кирәк. Элек бәрәңге бакчабыз бик зур иде, хәзер киметтек күләмен. Калган өлешенә үлән чәчәбез. Җәй буе малларга яшел азык чабабыз аннан. Бакчаны мотоблок белән үзем эшкәртәм, кирәкле агрегатлары бар. Көздән  бакчама горчица чәчтем. Ә горчица яхшы сидерат, тиресне дә алыштыра, бакчаны да дезинфекцияли, диләр.

Иван Минеев:
- Шәһәрдә бакчабыз бар.  Узган ел 8 чиләк бәрәңге утырткан идек, шул гаиләбезгә җитте. Артыгын утыртмыйбыз. Бәрәңгене орлыкка чыгарып, үрдердек инде. Ел да 1 Май бәйрәмнәрендә утырта идек бәрәңгене, быел көннәр салкынча тора, азрак соңга калына. Орлыкны гел алыштырып торырга тырышабыз, күршең белән алыштырып утыртсаң да бу файдага гына. Мөмкинлек булса, бәрәңге утырткач, тишелеп чыкканчы гел тырмалап торырга кирәк. Барыбызны да мул уңыш белән сыйласын Ходай.

Мәдинә Гайсина:
- Бакчасы булмаучыларга, авылда бәрәңге утыртмаучыларга аларны көзге ярминкәләрдә алырга була. Без ел да көзен күп итеп бәрәңгесен, кишер-суганын алабыз. Ел буена шул җитә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: