Зәй офыклары

Йолдызлар дәшә: Зәй укучылары өчен тарихи дәрес узды

30 октябрьдә шәһәрнең 3нче мәктәбендә IV сыйныф укучылары өчен космоска багышланган “Йолдызлар чакыра” дип аталган тарихи дәрес узды.

Аны Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды.
Укучыларга иң беренче галәм киңлекләренә очкан космонват Юрий Гагарин, Зәй җиренә космик аппаратта төшкән Чернушка кушаматлы эт турында сөйләнде.  Космонавтлар Антон Шкаплеров һәм  Олег Артемьевның моннан 3 ел элек – 2016 елның 9 мартында Зәйдә  булуы турында мәгълүматны укучылар кызыксынып тыңладылар.  
Шулай ук берничә биремне үз эченә алган уен программасы да әзерләнгән иде, укучылар космос темасы буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Бәйгеләр барышында игътибарлы булуларына бәя биреп, үпкәләренең көчен ачыкладылар, П хәрефенә башланган сүзләрдән хат яздылар.
Светлана Долгова, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: