Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Йолдызлык”та агымдагы җәйнең соңгы сменасы ачылды

16 августта «Йолдызлык» ял лагеренда дүртенче профильле сменаны ачу тантанасы булды, ул 2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясен тәмамлаячак.

Төрле чараларга бай смена программасы Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышлана.
 

Сменаны ачу тантанасына район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова килеп, балаларга, яшүсмерләргә күңелле, файдалы яллар теләделәр.
 

18 көн дәвамында лагерьда 120 бала ял итәчәк, аларның 63е – спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче. Чаңгычылар, баскетболчылар, көрәшчеләр тренировкаларда ярышларга физик әзерлеген ныгытачак.
 

Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев