Зәй офыклары

Йорт фасадлары заманча, карап туйгысыз

Зәебез көннән-көн төзекләнә, яшелләнә, матурлана бара. Шәһәрнең аеруча үзәк өлеше танымаслык булып үзгәрә. Моңа төрле программалар, аеруча күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү проекты буенча ирешелә.

Әлеге программа буенча зур төзекләндерү эше башкарылган Крупская урамының -1, Энергетиклар урамының 2, 4, 9, 15нче йортларын танырлык түгел хәзер.  Ике  ел элек үзәктә әлеге йортлар камалышында утырган “Энергетик” Мәдәният сараенда яңа технологияләр кулланылып, зур үзгәртеп кору эшләре башкарылган иде. Әлеге социаль объектның фасады кебек  Крупская урамының - 1, Энергетиклар урамының 9, 15нче йортлары фасадлары да  ак төстә заманча  -  дымлы алым технологиясе буенча декоратив штукатурланды. Әлеге йортлар фасадлары буяулары купмый торган, зәвыклы, бу декоратив эшләнеш яңгыр дип атала.  Аларда  яшәүчеләр ремонттан соң йорт торышын мактап туя алмыйлар.
Агымдагы елда исә Энергетиклар урамының 1нче йорты капиталь ремонт программасына кертелеп, фасады дымлы алым технологиясе буенча декоратив штукатурлана.
Биредә төзекләндерү эшләре белән  халык ышанычын яулаган “Заинская кровля” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте мәшгуль. Әлеге оешма алдагы елны бу урамның 9, 15нче йортлары фасадын шулай эшләгән иде инде. Биредә эш җәй башында башланып, график буенча сыйфатлы итеп алып барыла.
Әлеге йорт - Зәйдә беренче төзелгән йортларның берсе. 1962 елда файдалануга тапшырылып, аннан күпчелек ГРЭСта хезмәт куючыларга фатирлар бирелгән  булган. Шул дәвердән биредә зурлап ремонт эшләре башкарылмаган булган. Фатир хуҗалары өлкән яшьтә инде, балалары үсеп, төрлесе-төрле якка юл алган. Әлеге йортта күпчелек өлкән апа-агайлар яши.
-Йортыбыз үзебез кебек олыгайды инде, аңа ныклы төзекләндерү кирәк иде, капиталь ремонт буласын ишеткәч, сабый баладай куандык, - диләр өлкәннәр.  
Иң беренче эш итеп йортның түбәсе заманча материал белән алыштырылды.
Варгановлар әлеге йортта бердәнбер яшь гаилә:
-Без әлеге йортка моннан өч ел элек күчендек, аның искелеге, тузган булуы күңелне борчый иде. Ныклы төзекләндерү эшләренә гаиләбез белән сөенеп туя алмыйбыз. Күрегезче сез аның фасадын, танышлар йортыбызны таныймыйча китмәсәләр ярый инде, - ди  Яков Варганов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: