Әлеге җинаятьне кылучы ир-ат элек тә хөкемгә тартылган булган.
26 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Яңа шәһәрдәге бер күпкатлы йорт подъездыннан видеокүзәтү камерасын урлаулары турында хәбәр керә. Бу җинаятьне кылуда гаепләнеп участок полиция вәкаләтлесе тарафыннан 44 яшьлек ир-ат тоткарлана. Ул элек тә хөкемгә тартылган булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз