Зәй офыклары

Җыр – аның юлдашы

Тәслимәнең сәхнәгә чыгуын тамашачы көтеп ала.

Ул кечкенәдән җыр-моңга гашыйк була, өч яшеннән күршеләренә- авылдашларына “концерт куя” башлый. 
Тәслимә бүгенге көндә “Энергетик” Мәдәният сараенда эшли.
Дөрес, мәдәният өлкәсен үзенең һөнәре итеп сайламый ул. Аксар, Югары Шепкә мәктәпләрендә белем алганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә сатучылар әзерләү мәктәбендә белем ала. Укыганда җыр һәм спортны үз итә. Укуын тәмамлагач, Югары Пәнәче авылында сатучы булып эшли. Чаллы шәһәренә күченеп киткәч, гаилә корып,  бер ул һәм бер кыз үстерәләр. 
-Балаларым тәртипле булды, йөземә кызыллык китермәделәр. Һәркайсы тормышта үз юлын тапты.  Хәзер, инде олыгая башлагач, яшәү мәгънәсен мин гаиләмдә, балаларым, оныкларымда күрәм. Аларның бәхетле, сау-сәламәт, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсүләре - минем өчен зур шатлык,- ди ул. 
 Җырчы буларак, ул бик күп шәһәр-районнарда, хәтта республиканың чит төбәкләре Самара, Түбән Новгород, Оренбург, Алтай өлкәсе сәхнәләрендә чыгыш ясый. Буш вакытларында әдәби китаплар укырга да ярата ул. Аеруча  драма әсәрләренә өстенлек бирә. 
Тәслимә авылының матур табигатен, кошлар сайравын, кояш чыгу һәм баюын  тыныч кына күзәтә алмый. Алар аның күңелендә тел белән аңлатып бирә алмас дәрәҗәдә хис-тойгы уята һәм аның шул хисне халыкка җиткерәсе килә аның. Сәнгатькә мәхәббәт нәселдән дә киләдер, ди ул. Әтисе Әхмәтхан  кыңгыраулы тальян гармунда уйнаганда, әнисе Тәскирә кушылып җырлый торган була, абыйсы Рәфкать профессиональ дәрәҗәдә баянда уйный, мәрхүм абыйлары Рәйхәт, Рәшит тә эшкә оста булалар. 
“Һәркемгә гаиләсен тәэмин итү,  тулы канлы тормышта итеп тою өчен яраткан эше булу зарур. Ул эш берничә көн эшләсәм, ай тула, аннан акча алам, дияр өчен түгел, ә һәркөн иртән эшкә ашыкканда, мин кешеләргә кирәк, мин үземнең хезмәтем белән аларга файда китерәм дип хис итү өчен кирәк. Үзеңнең хезмәтең белән матурлык тудыруыны аңлыйсың икән, димәк, син бәхетле. Тормыш мәгънәсе әнә шундадыр”,- ди ул. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: