Зәй офыклары

Җыр елата да, җырлата да, күңелне дә күтәрә

Менә инде ничә еллар декабрь ае инвалидлар декадасы белән башланып китә. Шулай ук без бу ункөнлектә үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.

4 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында сәнгать мәктәбе укытучылары “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булдылар. Алар бирегә “Йөрәктән – йөрәккә” дип аталган хәйрия чарасы белән килделәр.  Ә үзәк хезмәткәрләре һәм биредә ял итүчеләр аларны җылы итеп каршы алдылар.
Педагогик коллектив кичәне оештыруга җитди әзерләнгән иде, анда катнашучыларга йөрәк җылыларын бирергә тырыштылар.  Алар чыгышы өлкәннәребезне дулкынландырды да,  күңелен дә күтәрде. Җыр елата да, җырлата да, күңелне дә күтәрә, яшәргә, авырлыкларны  җиңәргә дә өйрәтә бит. Тамашачы өчен җырлар, музыкаль пьесалар, шигырьләр әзерләнгән иде.
Мондый аралашулар бик мөһим, алар өлкән яшьтәге кешеләргә ялгыз булмауларын аңларга ярдәм итә.  Үзәктә ял итүчеләрнең шундый чара оештырганнары өчен өстәмә белем бирү педагоглары Евгения Безносова, Марина Инюшева, Марина Горина, Татьяна Безносова, Елена Котельникова, Владислав Тыткинга рәхмәт белдерүләре укытучыларыбызга да канатлар куйды.
-Озак яшәгез, сезнең күзләрегез шатлыктан балкып торсын, борчу-хәсрәтләр күрмәгез, - дип тәмамлады кичәне алып баручы сәнгать мәктәбе педагог-оештыручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владислав Тыткин.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: