Зәй офыклары

Җырчы Алёна Муханова иҗат мәктәбе ачкан

Биредә теләге булган һәркем җырларга, биергә, уен коралларында уйнарга өйрәнә ала.

Якташыбыз, Югары Баграж авылы кызы, "Бәллүр" триосы солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Алёна Муханова үз иҗат мәктәбен булдырган.
-Студияне былтыр ачтык. Мәктәптә төрле яшьтәге егет-кызлар жырларга, фортепианода уйнарга, латинча биергә өйрәнә ала, - ди  Алёна.
“Бәллүр" триосы 2017 елда барлыкка килгән. 3 ел эчендә төркем Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале җиңүчесе, "Созвездие - Йолдызлык", "Ягымлы яз" һәм "Национальное достояние" фестивальләре лауреатлары булган.
-Трио Ваһапов фестивалендә катнашу өчен төзелгән иде.  Шуннан эш башланды да инде. Репертуарыбызга чикләр куймыйбыз. Классик әсәрләр, халык җырлары, эстрада җырлары да башкарабыз, - ди якташыбыз.

http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/yrchy-alena-mukhanova-iat-mktbe-achkan

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: