Зәй офыклары

Өйрәнүләр уңышлы үтте

Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы З. Ризванова, "Бөтенроссия ирекле янгын сагы җәмгыяте"нең Әлмәт бүлеге хезмәткәре Р. Дәүләтшина, "Орион" сәүдә үзәге милекчесе А. Шалафаев белән бергәләп, бәхетсезлек очрагы була калганда сәүдә үзәгеннән халыкны эвакуацияләү буенча уку-өйрәнү күнекмәләре үткәрде. Бу вакытта сәүдә үзәгендә 60ка якын кеше була. Тренировкалар күрсәткәнчә, сәүдә үзәге хезмәткәрләренең...

Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы З. Ризванова, "Бөтенроссия ирекле янгын сагы җәмгыяте"нең Әлмәт бүлеге хезмәткәре Р. Дәүләтшина, "Орион" сәүдә үзәге милекчесе А. Шалафаев белән бергәләп, бәхетсезлек очрагы була калганда сәүдә үзәгеннән халыкны эвакуацияләү буенча уку-өйрәнү күнекмәләре үткәрде. Бу вакытта сәүдә үзәгендә 60ка якын кеше була.

Тренировкалар күрсәткәнчә, сәүдә үзәге хезмәткәрләренең бу уңайдан тәҗрибәләре бар, алар гамәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Әлеге чараның максаты да янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә белемнәрне ныгыту, персоналның эш-гамәлләрен бәяләүдән гыйбарәт иде. Бәла килгәндә югалып калу яки паникага бирелү күпләп кеше үлеменә, мал-мөлкәткә зыян килүгә китерә. Моңа мисал - Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган фаҗига. Һәр хезмәткәр беренчел янгын сүндерү әйберләреннән файдалана белергә, бинадан тиз арада чыгарга тиеш. Уку-өйрәнү тренировкасыннан соң өстәмә инструктаж үткәрелде, җитешсезлекләр күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: