Зәй офыклары

Юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә (фотолар)

Зәйдә оешма-предприятиеләрдә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Бүген ГРЭС һәм урман үуҗалыгында сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булды. Бүгенге көндә энергетика тармагында хезмәт куйган 6 сугыш һәм 20 тыл ветераны исәпләнә, аларның да берничәсе бәйрәм чарасына килә алмаган иде. Ә кайчандыр станциядә 286 сугыш, 288...

Зәйдә оешма-предприятиеләрдә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру дәвам итә. Бүген ГРЭС һәм урман үуҗалыгында сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булды.

Бүгенге көндә энергетика тармагында хезмәт куйган 6 сугыш һәм 20 тыл ветераны исәпләнә, аларның да берничәсе бәйрәм чарасына килә алмаган иде. Ә кайчандыр станциядә 286 сугыш, 288 тыл ветераны хезмәт куйган булган. Очрашуга килгән ветераннарга өстәл артында хөрмәт күрсәтелде. Аларга ГРЭС һәм шәһәр үзешчәннәре концерт күрсәтте. Ветераннарны район җитәкчесе Разиф Кәримов, ГРЭС директоры Сергей Токмашов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов котлап, медальләр, азык-төлек төргәкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: