Зәй офыклары

Юеш кар, көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 8 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран булу ихтималы бар. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге төнлә секундына - 18-23, көндез 15-20 метрга кадәр җитә....

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 8 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран булу ихтималы бар. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге төнлә секундына - 18-23, көндез 15-20 метрга кадәр җитә. Юлларда бозлавык саклана.


Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә һәм көндез дә бер үк төрле булачак - 2-3 градус җылы. Казанда исә 0-2 градус җылы булыр дип фаразланыла.


9 декабрьгә каршы да бераз гына суыта - 0-5 градус чамасы салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: