Зәй офыклары

Югалган авыллар

Районыбыз торак пунктлары тарихы - авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм кешеләр язмышларын эченә алган документ ул. Кызганыч, хуҗалыкларны эреләндерү сәясәте күп кенә авылларның юкка чыгуына китерде. Владимир Малаховның “Зәй тарихы буенча очерклар” китабына күз салсак, ХХ гасырның 60-90нчы елларында районда 33 торак пункты юкка чыга. Әлеге авыллар урынын күптән инде чүп үләне, чыбык-чабык басып киткән. Алар арасында сирәк-мирәк кенә үсеп утырган карлыган һәм алмагачлар гына кайчандыр биредә авыл булганлыгын искәртә. Әлеге урынарны өлкән яшьтәгеләр генә хәтерли, яшьләр исә бөтенләй белми.

Минем өчен Кече Баграж яисә Никкүчтем юкка чыккан авылларның эталоны булып тора. Авылның исеме үк аның мәгънәсен аңлата. Бу авыл Сарсаз- Багражның Зәй ягында, Кече Баграж инеше буенда Зәй тимер-юл станциясеннән – 9, Яр Чаллы пристаненнән 69  километр ераклыкта урнашкан булган. Әлеге авылда яшәп таралучылар хәзер дә үзара элемтәләрне югалтмыйлар, Тройсын бәйрәме алдыннан була торган Симектә очрашып торалар. Аларның күпчелегендә шул чорларда авыл тормышын чагылдыручы фотосурәтләр саклана.  Салам түбәле йортлар, ап-ак чәчәккә күмелгән шомырт агачлары, кечкенә генә мәктәп һәм балаларның шат тавышы күптән юк инде.  Бу турыда бары тик истәлек калды.
Туган як тарихын өйрәнү музееның фәнни хезмәткәрләре, онытылган, юкка чыккан авылларны өйрәнү эшчәнлеге кысаларында, Тимофей Моисеевич Носов һәм Иван Селиверстович Григорьевларда булдылар. Алар икесе дә  2018 елда әлеге авылны өйрәнү буенча без аралашкан кешеләр исемлегендә торучыларның соңгылары булды. Без әлеге авыл турында шактый материал тупладык – күп кенә фотолар җыя алдык, авыл утырган урынны өйрәндек, биредә яшәүчеләр исемлеген булдырдык. Әлеге эшчәнлектә безгә Николай Иванович Борисов зур ярдәм итте. Тупланган материаллар киләчәктә Никкүчтем авылы турында зур язма өчен нигез булачак. Шуңа күрә әлегә барлык карталарны ачып бетермәскә булдык.
Светлана Долгова,  туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: