Зәй офыклары

Югалган кыз кичә табылган

Зәйдә 1 октябрьдә мәктәптән өенә кайтмаган 14 яшьлек кыз баланы кичә – 7 октябрьдә исән-сау килеш таптылар.

Кызның югалуы хакында хәбәр интернет челтәрендә  таралды, кызны эзләү белән  эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре мәшгуль булды. Волонтерлар да кызны эзләүгә   кушылды.
Кичә полиция хезмәткәрләре оператив чаралар ярдәмендә балигъ булмаган кызның кайда булуын ачыклап, хәлне ачыклау өчен аны бүлеккә алып килгәннәр. Кыз хәзер  гаиләсенә кайтарылган.
Эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: