Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Югары Баграж яшьләре язгы өмәгә чыкты

Югары Баграж мәдәният йорты каршында эшләүче “Өмет” түгәрәгенә йөрүче яшьләр авылда ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итте.

1 апрельдән районыбызда язгы санитар чистарту икеайлыгы башланып китте. Әлеге айлык барышында ишегаллары, парклар, урамнар янындагы яшел зоналар тәртипкә китерелә, мәйданчыклар чистартыла.

Җыештыру-чистарту эшләренә район мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. Бу көннәрдә Югары Баграж мәдәният йорты каршында эшләүче “Өмет” түгәрәгенә йөрүче яшьләр авылда ялгыз  яшәүче өлкәннәргә ярдәм итте. Алар йорт каршындагы   карларын таратып,  җыештырып куйды.

“Җир кардан ачылу белән тирә-юнебезне чистарту гадәткә кергән. Кыш буе җыелган чүп-чардан тизрәк арынасы килә. Яшьләребюезнең берсе дә битарафлык күрсәтмәде, өмәдә теләп катнашты. Чисталык җирлек өчен, үзебез өчен кирәк бит”, - ди Югары Баграж мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев