Яңалыклар

Югары Багражда егетләр ярышты

Югары Баграж авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе оештырылды.

Авылыбыз ир-атлары арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Бүгенге көндә авылдан өч егет – Николай Муханов, Юрий Кузьмин, Владислав Иванов хәрби бурычларын үти, Ватаныбызны саклый.

Бәйгене мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлия Бутакова белән Лилия Әхмәтҗанова оештырган иде. Алар  чыгышларында  Ватанны саклаучылар батырлар һәм кыюлар көне, безнең бабайлар, әтиләр, без тыныч тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган дип, тамашачыларга  тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләделәр. Бәйгедә кызыклы, шаян конкурслар һәм спорт уеннары оештырылды. Уеннар концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды.Галина Коронва белән Айсылу Минеева чыгышларын авыл халкы җылы кабул итте.

Авылда клубыбыз җитәкче булмау сәбәпле, күп вакыт ябык торды. Авыл тормышына җан кертеп, халыкны бергә туплап, очраштырып-күрештереп,  кичә-бәйрәмнәр оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтлебез, аларга эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Авыл ир-егетләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Югары Багражда егетләр ярышты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар