Зәй офыклары

Югары Багражда Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан авыл уртасындагы һәйкәлне яңартачаклар

Һәйкәлнең макеты бүген Зәйдә узган шәһәр төзелеше советы әгъзаларына тәкъдим ителде.

Бүген Зәйдә шәһәр төзелеше советы утырышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  яңартылган вариантта куелачак Азатлык китерүче солдат һәйкәле проектын яңадан тикшерделәр.   Шунысын да искә төшереп үтик, советның элекке утырышында Яшел Үзән скульпторы Валерий Козлов тарафыннан һәйкәлнең эскизы тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта совет әгъзалары бу вариант белән килешмичә, кертелгән тәкъдимнәрне искә алып проект эшләп бетергә җибәрелгән иде. Бүгенге макет та экспертлар тарафыннан бердәм яклау тапмады.  Скульптор эшенә кыска вакыт эчендә төзәтергә кирәк булган кимчелекләр әйтелде, чөнки бәйрәмгә кадәр бик аз вакыт калды.
 Көн тәртибендә каралган тагын бер мөһим мәсьәлә, Югары Баграж авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына заманча эшләнәчәк һәйкәл турында иде.   Зәй рәссам-сынчысы Фазыл Шиапов элеккеге һәйкәл урынына  яңа композициянең макетын  тәкъдим итте. Анда улларын Ватан иминлеге өчен көрәшкә биргән ана гәүдәләнә.   Югары Баграж авылыннан Акулина белән Андрей Черновларның  сугышта өрлектәй биш улларын югалтулары һәйкәл композициясендә чагылыш таба.
Район башлыгы Разиф Кәримов әлеге темага йомгак ясап, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан һәр авыл җирлекләрендә дә мондый истәлекле урыннарны тәртипкә китерү мөһимлеген ассызыклады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: