Яңалыклар

Югары Баграждан Владислав Воронежда хезмә итә

- Ир балаң булгач, туган ил сагына басу - аның бурычы ул. Нишлисең, ир бала үз бурычын үтәргә тиеш. Аннары элек-электән Ватанга хезмәт итү изге, саваплы гамәлләрдән саналган. Сау-сәламәт, сабыр булып, тыныч урыннарда хезмәт итеп кайтсыннар – бар теләгем шул,- ди әнисе Лариса.

Югары Баграж авылы егете Владислав Иванов  хәрби бурычын Воронежда үти. Ул Сарман аграр колледжын тәмамлап, узган язгы чакырылышта армиягә чакырыла.  Егет кеше армия хезмәтен үтәргә тиеш,  дигән сүзләрне еш ишетеп үскән Владиславның күңеленә кечкенәдән армиягә бару теләге кереп оялый. Хәрби хезмәткә үзе теләп китә ул.  Хезмәтеннән бер дә зарланмый, кечкенәдән нык булып,  авырлыкларга түзәргә өйрәнеп үсә егет.
Тагын дүрт  айдан Владислав  якыннары белән күрешер. Исән-сау кайтып, киләчәктә егеткә солдатта булуы белән горурланып яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Югары Баграждан Владислав Воронежда хезмә итә
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар