Зәй офыклары

Югары Мәлем авылы китапханәсе актив эшли

«Укырга,укырга һәм укырга»-бүгенге көндә бу китапханәчеләр девизы.Заман белән атлар өчен, китапханәче хәзер, аеруча, күп укырга тиеш. Чөнки бүгенге абунәчеләрне элекеләр белән чагыштырып булмый, интернет заманында алар инде баерак мәгълүматлы.

Безнең Югары Налим авылы китапханәчесе Солтанова Тәслимә Рауфовна заман белән атлый. Ул беркайчан да китап биреп утыру белән генә чикләнми,ә иҗади эшли, укучылар белән эшләүнең яңа формаларын эзли. Кызыклы чаралар үткәрә, Россия, республика күләм бәйгеләрдә катнашып җиңүләргә ирешә, китап уку бәйгеләре,тематик кичәләр, фестиваль һәм төрле акцияләр оештыра. Китапханәдә инде ун ел эшләп килүче “Ахирәт” хатын-кызлар клубына авыл хатыннары бик теләп йөри.
  Безнең Тәслимә оста артист,сценарист,режиссер, нәфис сүз остасы, яхшы психолог та. Китапханә укучылары китапханәдән китап кына түгел,ә  үзләренә рухи канәгатьләнү хисе, яхшы киңәшләр дә алып кайтып китә.
Аны һөнәри бәйрәме белән котлыйм, иҗади уңышлар яхшы кәеф телим!
 Миләүшә Хайруллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: