Зәй офыклары

Югары Мәлем тарихына багышланган гыйбарәләр

Туган авыл, анда гомер итеп, инде хәзер бакый дөньяга киткән ата-бабалар, туганнар, күршеләр, гомумән, барлык авылдашлар, күпме генә еллар узса да, нинди генә нечкә хисләр уятмыйлар, нинди генә сәхифәләрне яңартмыйлар икән?! Бу тойгылар - һәр кешегә шәхси үзенчәлекле кичереш. Шуңа бәйле һәр кеше туган җирен үзенчә чын күңелдән ярата, зурлый, яшәү урыны кайда булуына карамастан, аны хәтереннән чыгармый. Туган авылыбызның якты хатирәләре һәрберебезгә бик якын.

Югары Мәлемнең исеме хакында «Зәй энциклопедиясе»ндә бирелгән җөмлә белән минем күңелем ризалаша алмый, чөнки анда “Авылның өлкән кешеләре әйтүенчә, ул авыл аша агучы елгадагы балыкларның күп булуына бәйле”, - дип аңлатма бирелә.
Беренчедән, безнең районның тарихи язмалары бирелгән китап энциклопедия жанрында 1994 елда дөнья күрде, ә ул дәвердә өлкән яшьтә булганнар узган гасырның 20нче елларында туган кешеләр булалар. Бу елларда инде ул исемдә йөргән балыкны ниндидер табигый сәбәпләргә бәйләнешле юкка чыгуына да, бәлки, ике гасырга якын вакыт узгандыр... Китапта исемнәре аталмаган, безгә якын булган авылдашлар (Аллаһ аларның урынын җәннәттә кылса иде) Налим сүзенең ниндидер балыкка аңлатма булуын сиземләгәннәр, ләкин аннан артык дәрәҗәдә түгел.
Икенчедән, бу сүз татар телендә кулланылмый, рус телендә- бәхәссез балык атамасы, ә тәрҗемәсе – шымба. Шуңа нигезләнеп ышанычлы төстә әйтергә була: авылның исеме аңа нигез салучыларга, яисә алар кушкан атама була алмый.                                                                                                
Авыллар исемнәре күп территорияләрдә (анда яшәүчеләрнең милләтен искә алмыйча) аланга нигез салучылар яисә табигать күренешләре белән үрелгән бәйләнештә. Беренче юрама безнең авыл өчен урын таба алмады, ә икенчесе тирәнтен төстә, төрле версияләрне чагыштырып исбатлау-ны таләп итә.  
Шул юлны сайлау һәм аны ахырына кадәр җиткерү теләген үземә 2018 елның март азагында авылыбызның мәдәният йортында уздырылган бик эчтәлекле чарадан соң максат итеп куйдым (без ул авыл тарихына кагылышлы истәлекле чарага гаиләбез белән чакырылган идек).
Барлык тарихка бәйле чараларда ХVII гасырның башлангыч этабында Каманың аръягында, Нократның сул агымындагы иксез-чиксез территорияләрне башкорт һәм башка күчмә халыклар тарафыннан көтүлекләр итеп файдаланулары ассызык-лап раслана. Әлбәттә, хәзерге көндәге Татарстан территориясенең көньяк-көнчыгыш районнарында утрак тормышка күчү (өйләр төзеп даими яшәү) нигездә 1652 елда Зәй крепосте төзелгәннән соң үзенең куәтен ала. Безнең янәшә-тирәдәге күп авылларга шул елларда нигез салына.
Басар һәм Куяш елгаларының бер булып ага башлаган урыныннан бер чакрым чамасы ераклыкта Покровское авылы барлыкка килә. Ул чорларда бу җирләр башкортлар карамагында булганга күрә күчеп килүчеләр аларга һәр ихата өчен елына берәр сум хисабыннан салым түләгәннәр. Монда даирә итүче башкортлар, ногайлар, калмыклар җир эшкәртеп утрак тормышта яшәргә теләүчеләрдән үзләренең көтүлекләрен җаны-тәне белән саклаганнар.  
Шул сәбәпле бу җирләрне үзләштерү (күченеп килеп утрак тормыш кору) Зәй оборона линиясе төзелгәннән соң гына башлана. Безнең авылның да үзенең тарихи юлын башлап җибәрүе шул елларга туры килә.  
«Зәй энцикло-педия»сендә күрсәтелгәнчә,  аңа нигез салучылар агалы-энеле Кадермәт белән Каделмәт булалар. Үзләре башкортлар буларак аларны эзәрлекләү читләтеп уза (бигрәк тә салым түләү ягыннан). Күрәсең, табигате бар яктан да кулай булуын истә тотып,  алар янына тагын башкортлар өстәлгәндер. Тагын шунысы тәгаен билгеле,  авыл Казан ягыннан күчеп килүче татарлар хисабына үсә һәм, еллар үтеп, татар авылына әверелә.
Өстәп шуны әйтергә кирәк: чыннан да, авылга нигез салучыларның исеме әле безнең буынга да килеп ирешкән иде, хәзерге көндә  мәчет белән Рәзинә апа Хәкимуллина арасындагы калкулыкны Кадермәт тавы дип атый иделәр. Бу калкулык елганың сул ягында урнашып, әле без белгән вакытта да Хафиз абый Галиуллиннарның бакча башыннан чыккан чишмә белән чикләнә иде.
Димәк, беренче яшәү урыны (йорт, биләмә) чишмә белән елга култыгына урнашкан булган. Күрәсең, янәшәдә иген игү өчен буш мәйдан да шактый күләмдә булгандыр. Әйтүләрне истә тотканда, бу урыннар көньяктан да, көнбатыштан да катнаш урманнар белән чорналган булган, ә төньяктан дәһшәтле  кышкы ачы җилләрдән ике йөз метрдан биегрәк тау сакланган. Димәк, тормыш кору өчен табигатьнең барлык уңайлыклары да истә тотылган.
Күпмедер күләмдә авылның урнашкан тирә-юнен күзаллаганнан соң, яңадан аның исеменә әйләнеп кайту урынлы булыр.                                                 
Кадермәтләрнең ихатасы көнчыгыштан баш алган (хәзерге көндә Басар елгасы) елга ярына урнашкан булган. Ул елга-таулар, әрәмәлекләр арасыннан чыккан ике дистә чамасы чишмәләрдән туена (аларның җирдән чыккан юнәлеше - кыйбла). Узган гасырның 50нче елларында да әле авыл биләмәсендәге тугайларда җәйге эссе көннәрдә атлар йөздерә идек.  Урыны-урыны белән елга агымындагы борылмаларда тирәнлек 2 метрга җитә иде.
Еллар узып, авыл һаман киңәйгән, инде 1858 елның Х ревизиясенә авылда 458 кеше исәпкә алынган, ә 1917 елның Октябрь революциясе алдыннан 233 йортта 1281 кеше яшәгән (һәр гаиләдә уртача 5 кеше,  ә бит бу Беренче Бөтендөнья сугышы дәвам иткән чор).  
Авылның урамнары елга буйлап көнчыгыштан көнбатышка таба, ә яңа төзелә торган урам икенче елганың (атамасы Куяш елгасы) яссы ярында төньяктан көньякка сузылганнар. Ике озын урам күрсәтелгән елгалар кисешкән урынга кадәр дәвам ителгәннәр.
Авыл киңәю сәбәпле, Басар елгасының сул ягында Керәшен Мәлеме ягына таба йортлар төзү дәвам итә, әле анда хәзерге көндә дә Ринат Солтановларның ихатасы исән-имин, калган өйләр инде юкка чыккан. Узган гасырның 80нче елларында аларның көнбатышка караган ягында Мингали абыйның биләмәләре җимерелү дәрәҗәсендә булсалар да, анда тарихны хәтерләткән истәлек бар иде әле.
Елгаларның күз күременә су запасы бер күләмдә булгандыр, ә ике елга кушылган урыннан түбән якта агымы көчле булмаса да, ярлары ике яктан да шактый биеклектә иде. Елга тигезлектән тыныч кына агымда булып, кискен борылмалар барлыкка килүне булдырмаган. Әлбәттә, су үзенең табигый куәте белән кайбер урыннарда төзлек кагыйдәсенә буйсынмыйча, үзенә кирәкле юнәлешне булдырган. Моңа өстәп шуны гына әйтергә кирәк: Мәлем елгасының суы (ике елга кушылган урыннан көньяк агымы) үзенең фарватерын ничә мең еллар буена үзгәртмичә, грунт катламнарының ныклы булуына бәйләнештә салган юлына тугрылыклы булып кала. Ярларның сөзәкләрендә әрәмәлекләр барлыкка килеп, авыл аръягында  ике яктан да шактый иркен болыннар кочагында елга тыныч кына үзенең чикләнмәгән агымын дәвам итә.
Әлбәттә, саф сулы ике елгада да балык-лар борынгыдан бик күп булганнар, тиз үрчегәннәр. Елгаларда үрчү, яшәү өчен барлык шартлар да булган. Әле безнең авыл барлыкка килгәнче үк Покровсое авылында яшәүче христианнар шымба балыгын бик яратып көндәлек ризык иткәннәр.  Алар бу балыкны су артык тирән булмаган урыннарда тотканнар (ятьмә, яисә аңа охшашлы балык тоту коралларын җирлектә куллану мөмкин булмаган). Күрәсең, шымбаның иң күп үрчи торган урыннары Басар,  Куяш елгалары бергә кушылганга кадәр агымларда булган дип фаразларга тулы мөмкинлек бар: һәр икесендә саф чишмә суы, биек булмаган ярларны барлык үсемлекләре белән (бөдрә тал, шомырт, төрле чәчәкле үләннәр катнашкан сарутлы, камышлы мәйданчыклар) үз кочагына сыендырган үзәнлекләр.
Әле узган гасырның 50нче елларында Керәшен Мәлеменең кайбер өлкән яшьтәге кешеләре бик теләп аучылык, балык тоту белән шөгыльләнделәр.  Балыкны кармакка да, ятьмә белән дә тоталар иде. Минем Осипов фамилияле (исеме истә калмаган) затның морда дип аталган ике катлы бик зур осталык белән үрелгән кәрҗин белән балык тотканы истә. Бу балык тоту кирәк- ярагын башта бик зур төгәллек белән тал чыбыгыннан үрергә, ә аннан инде су агымына каршы буа буып,  балык үтәрлек  өчен капка калдырып (аның үлчәме морда киңлегендә булырга тиеш, шул урында су төбенә тигез итеп урнаштырырга кирәк. Күрсәтелгән балык тоту кирәк-ярагы ике кәрҗинне берләштерә: беренчесе (зур өлеше) - киңлеге белән бер метр,  биеклеге 30-40 см, озынлыгы 1,40 метрдан да артык түгел, үзенең күренеше белән яссы кисек конусны искәртә. Бик оста кәрҗин үрүчеләр морданың ике өлешен дә бергә үрәләр, ул балык керүдә уңайсызлыклар булдырмау өчен эшләнелә, шуңа бәйле балык аның аша бернинди каршылыксыз беренче өлешенә эләгә һәм кире чыга алмый. Шундый ысул белән уылдык чәчкән вакытта шымба балыгын бер мордага икешәр пот (бер потта - 16 кг) тотканнар.
Балыклар уылдык чәчкән вакытларында  агымга каршы бик шашынып йөзәләр. Уылдыкны организмда урнашкан урыныннан бушату өчен елга төбендәге ташларга, тигезсезлекләргә орынырга, бәрелергә кирәк. Бу яктан морда табигый каршылык-лардан да өстенрәк, чөнки аның өслеге бик күпсандагы трамплиннардан тора.                                                                                                                                           
Шымба балыгы уылдыгын кыш алдыннан яисә кыш барышында бушата. Бу үзенчәлекне истә тотып, аны елның шул вакытында бик күпләп тотканнар. Моны истән чыгармыйча балыкчылар буаны иртә көздән үк (кирәкле урында морда өчен капка калдырып бик еш итеп казыклар какканнар) әзерләп куйганнар. Урынны сайлау өчен күп кенә үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булган: елга тирән дә булмасын, ә суның агымы боз катламының   калын булуына каршы торырлык булсын.  
Күрше Покровское кешеләренә (бигрәк тә аучыларына, балыкчыларына) безнең авыл булачак территориянең сихри табигать күренешләре, салмак кына агучы саф чишмә сулы ике елга үзләренең исәпсез-хисапсыз балыклары белән бик тә хуш килгәндер.  Әлбәттә,  ул чорларда бу елгаларда тереклек кылган төрле исемдәге балыкларны бүгенге көндә тасвирлап булмый, ә бит безнең төп бурычыбыз – авылның исемен ачыклау,  аңа табигый аңлатма бирү.  Бәхәсләр,  уйланулар, аерым чыганаклардан алынган документаль язмалар күпмедер күләмдә (тәгаен тулы булмаса да) түбәндәге нәтиҗәләргә юнәлтә:
1. Налим (шымба) балыгының күпләп үрчи торган урыны авыл урнашкан тирәдә булган.
2. Налим атамасын Покровское балыкчылары шул урынны истә тотып бик еш кулланганнар.
3. Налим дигән сүз татар телендә юк, борынгы заманнарда да кулланылышта булмаган.
4. Шымба  (налимның татарчага мәгънәви тәрҗемәсе) атамасы да телебездә урынын алмаган.
Нәтиҗә: Налим  сүзен татарча әйтелешкә яраклаштырып безнең борынгы бабаларыбыз Мәлем дип атаганнар, ә инде Октябрь революциясеннән соң (хөкүмәт тарафыннан дингә каршы сәясәтнең тамыр җибәргән елларында) Покровское авылы Керәшен Мәлеме (село Налим)  исемен ала (бу ике сүз бәйләнешен бозып татарчалаштыру әйтелеш ягыннан да, грамматик яктан да тарихи дөреслекне бозуга китерә), ә безнең авыл исеменә югары билгеләмәсе кайчан кушылганы (береккәне) әле билгесез булып тора, аны ачыклау – киләчәк эзләнү.                                                                                                                                      

Гамир Таҗетдинов.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: