Зәй офыклары

Югары Пәнәче егете Алмаз

Солдат хезмәтендә булган егетләр турында утта янмый, суда батмый, диләр, чөнки армия аларны чыныктыра, горур һәм көчле итә.

Көзге чакырылышта  армия хезмәтенә Югары Пәнәченең тыйнак, тәртипле, эш сөючән, акыллы егете Алмаз Галиев алынды. Уку алдынгысы,   мәктәп олимпиадаларында катнашкан егет, мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлап, Кама дәүләт автомеханик техникумына укырга керде һәм программист һөнәрен үзләштерде. Иптәшләре дә Алмазны төгәл, тәртипле булганы өчен хөрмәт итә.

Йортта әтисе урынына калган Алмаз бар эшне җиренә җиткереп башкара, һәр җирдә тәртип булганны ярата. Якыннары Алмаз турында аның белмәгән эше юк, техника, компьютерны су кебек эчә, ди.

Солдат егетебез армиягә алынганчы хуҗалыкларында малын да карарга, печәнен дә чабаргә, утынын да ярып өеп куярга вакыт тапты. “Тигез, матур итеп өйгән утын әрдәнәләре генә ни тора бит”, - ди әбисе оныгының эшен мактап.

Алмаз - әнисенең уң кулы, терәге, таянычы, сеңлесе Диләрәгә үрнәк абый. Якыннары  Алмазның Ватан сагына алынып, намуслы хезмәт  итүе белән горурлана. Бүгенге көндә Алмаз  хәрби  хезмәтен Мәскәү өлкәсенең   Сергиев Посад шәһәрендә ракета гаскәрләрендә үтә.

Алмаз телефон аша аралашканда,  минем өчен борчылмагыз, частебездә Зәй, Сарман, Мөслимнән татар егетләре бар, барыбыз да дус, бер-беребезне яклыйбыз, дип якынарын тынычландыра.

Солдат егетебезнең армия хезмәтен исән-сау үтәп, туган ягына кайтуын якыннары, авылдашлары көтеп кала.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: