Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Югары Пәнәче халкы җәйнең матур мизгелләре белән уртаклаша

Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган "Җәйнең күңелле мизгелләре" фотоконкурсына фотолар килү дәвам итә.

Мәдәният хезмәткәрләре әлеге истәлекле фотолар белән “Зәй офыклары” газетасы һәм сайты укучылары белән дә уртаклаша.

"Җәйге мизгелләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары белән таныштырабыз.

 Гөлфинур апа Кузнецова җиләген дә, мәтрүшкәсен дә туганнар-дуслары белән бергәләп җыя. Җиләкне туган ягыбыз табигате белән хозурлана-хозурлана җыялар.

Маргарита Әлмиева гөл-чәчәкләр үстерергә бик ярата. Матур табигать кочагында үскән кыз гомер буе гөлләргә, чәчәкләргә, матурлыкка, табигатькә гашыйк.

Классташ кызлар Азалия Бәхтиярова белән Ландыш Җамалетдинова да матурлыкны ярата. Чәчәкләр арасында төшкән фотолары бигрәк матур аларның.

Илдус абый һәм Хәмденур апа Вәлиәхмәтовлар җәйне көтеп алабыз, җиләк, үләннәр җыеп, табигать белән хозурланабыз, диләр.

“Фотоконкурсыбызга битараф калмаган авылдашларыбызга рәхмәтлебез”, - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фотолар Югары Пәнәче мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев