Зәй офыклары

Югары Пәнәче китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан бәхет кошы ясадылар

Бу кошны 20 см зурлыктагы яулыктан ясыйсың. Ясаганда төрле теләкләр теләргә кирәк.

Хәзерге заман баласын телефон, компьютер, төрле гаджетларсыз күз алдына китереп тә булмый. Бөтен нәрсә компьютерлашкан дөньяда баланың заманча техниканы үзләштерүе гаҗәп тә түгел анысы, кирәк тә.
Телефон, телевизор, хәзерге заман гаджетларының баланың сәламәтлегенә китергән зыяны да бик күп. Балалар беразга гына шулардан аерылып торсын, аз гына булса да яшьтәшләре белән аралашсын өчен, Югары Пәнәче авыл китапханәсендә балалар өчен төрле күргәзмәләр, түгәрәкләр оештырырга тырышабыз.
Әниләр бәйрәме уңаеннан балалар белән әниләргә “Бәхет кошы” дип аталган бүләк ясадык, бераз бу кош белән бәйле тарихны сөйләдек. Бу кошны 20 см зурлыктагы яулыктан ясыйсың. Ясаганда төрле теләкләр теләргә кирәк. Чөнки электән үк мондый кошлар йортны төрле чирләрдән, әшәкелектән саклый торган талисман дип санаганнар. Ясап бетергәч, кошны күренә торган урынга элеп куялар.
Шулай ук китапханәдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Борынгы лампалар уты астында” дигән күргәзмә оештырдык. Бу күргәзмәдә кайчандыр әби –бабаларыбыз кулланган, ә хәзер инде чормага менгезеп куелган төрле керосин лампалары иде. Балаларга борынгы бабаларыбызның ничек беренче ут табулары турында, аннан соң факелның ни өчен кирәклеген, керосин лампаларының төрләре турында сөйләдек. Балалар агачны кул белән бөтереп ут табу ысулы белән бик кызыксынып, үзләре дә эшләп карадылар.
Шундый чаралар белән замана баласын бераз гына булса да әби – бабаларыбыз тарихы белән таныштырырга тырышабыз.
Дамирә Шәрифуллина, китапханәче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: