Зәй офыклары

Югары Пәнәче әниләре серләре белән уртаклашты

Әниләрне төрле өлкәдә сынап карадылар.

Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре Әниләр көне уңаеннан "Әни булу - үзе бер бәхет" дип исемләнгән кичә оештырды. “Түгәрәк өстәл” артында аралашу, фикер алышу, уеннарда катнашу, рецептлар белән бүлешү - һәр килгән әнинең күңеленә хуш килде.
“Килгән кунакларны төрле өлкәдә сынап карадык. "Сүзсез сәхнә" бәйгесендә әниләребез бирелгән рольләрен оста итеп, артистларча башкарды. "Рецептым белән бүлешәм" бәйгесендә әниләр үзләре яратып әзерли торган ризык рецепты белән уртаклашты”, - ди мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
"Аш-су серләре" бәйгесендә борщ тәмле булсын, дөге таралып пешсен, киемнәр тиз һәм җайлы үтүкләнсен, сөт ташымасын, кәстрүл-табалар ялтырап торсын өчен нинди чаралар кулланулары буенча әниләр серләре белән уртаклашты. Файдалы һәм кызыклы чара әниләрне бераз гына булса да көндәлек эштән ял иттерде.
Ә бит хатын-кыз гомеренең 90 процент вакытын аш бүлмәсендә уздыра. Бер елга хатын-кыз ничә төрле ризык әзерли, күпме кунак каршылый, күпме табак-савыт юа - бу бит зур түземлек сорый торган хезмәт. Әни булу - зур бәхет, ул шулай ук зур сабырлык, җитезлек, уңганлык та таләп итә. Зарланмыйча, барлык эшләрне җиренә җиткереп, сөенеп эшләү - әни кешенең төп бурычы. Баласын укытырга, тәрбия бирергә, тормышны алып барырга да аның энергиясе, сәламәтлеге булырга тиеш.
Чарабызга килгән әниләр дә бар яктан да уңган-булганнар. Малын да асрыйлар, фитнеска да йөриләр, балаларын укытып-тәрбия дә бирәләр, ял да итә беләләр. Төрле хезмәттә эшләсәләр дә, алар үз эшләренең чын осталары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: