Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Югары Пәнәчедә Бану чишмәсе янында бәйрәм узды

Узган җомгада Югары Пәнәче авылында "Чишмәләр иле син, туган як!" дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Ул төзекләндерелгән Бану чишмәсе янында үтте.

Бәйрәмдә нәфис сүз, дәртле биюләр, матур җырлар яңгырады. Җыр-моң авылны сихри нурга күмде.

Авыл тормышын, чишмә тарихын чагылдырган өзекләр сәхнәләтерелде. Очрашуга кайткан һәркем йөзендә шатлык нуры балкыды.
 

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров ачып, күп еллар чишмәне рәтләп, тәртиптә тотучы Хәниф абый Исмәгыйлев һәм Илдус Гарифуллинга зур рәхмәт белдерде.


 

Бәйрәм озак еллар күрешмәгән авылдашларны очраштырды, һәркем хәтер-хатирәләрен яңартты.

Фотолар мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев