Зәй офыклары

Югары Пәнәчедә солдат кайтты

Без февраль аенда газетабызда “Туган якка солдат сәламе” акциясен уздырган идек. Менә узган көз армия сафларына киткән егетләребез берәм-берәм туган якларга кайта башлады.


Югары Пәнәче авылында яшәүче Низамеевлар гаиләсендә күңелле көннәр, бәхетле мизгелләр. Аларның уллары Раил хәрби бурычын үтәп, туган ягына кайтты. Ата-ана өчен моннан да зур шатлык була аламы икән!
Егетнең хыялы - үзе теләгән һөнәр буенча эшкә урнашу. Барысы бергә куанышып, солдат уллары кайткан хөрмәткә бәйрәм табыны әзерләгәннәр, туганнар җыелган.
Без дә Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайткан егетләргә алдагы тормышларында зур уңышлар теләп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: