Зәй офыклары

Югары Пәнәчедә җырга-моңга, нәфис сүзгә оста булган әниләр һәм кызлар ярышты

23 ноябрьдә Югары Пәнәче мәдәният йортында “Әниемнең йомшак куллары” дип исемләнгән музыкаль бәйге оештырылды. Бәйгедә җырга-моңга, нәфис сүзгә, сәхнә осталыгына ия булган әниләр һәм кызлар катнашты. Командада төрле өлкәдә эшләүче әниләр көч сынашты.

 2019 ел  Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы  дип игълан ителде. Шул уңайдан бәйрәмдә дә төрле һөнәрләргә багышланган бәйгеләр шактый булды: һөнәр ияләрен пантомима рәвешендә күрсәтү, мактауга лаек авылдашларыбызга хезмәтләрен бәяләп, грамоталар тапшыру,  бирелгән эш кораллары кайсы һәнәр иясенеке икәнен билгеләүдә  дә һәр команда үз осталыкларын күрсәтте.
Зәй  районында агымдагы ел Мәдәният елы буларак уза. Шул уңайдан командалар биремнәрендә дә бу чагылыш тапты. Мәдәният сүзенә кергән һәр хәрефкә җыр башкарды алар.
Россиядә игълан ителгән Театр елына багышланган биремнәрне дә җиренә җиткереп башкардылар. Танылган  театр һәм кино артисларын   яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бәйрәм кичәсендә иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә гомер итүче парлар Хатыйп абый һәм Нурия апа Шакировларны  да котлап, изге теләкләр теләнде. Күп еллар мәдәният йортында хезмәт куйган Хатыйп абыйның бию көйләреннән тезмә уйнавы кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.  
Укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән “Өч кыз” әкияте дә килгән кунаклар  күңеленә хуш килде. Әкият чын тормышны чагылдыра, тормыштан алып языла. Өч кызның анага булган мөнәсәбәтләрен укучыларыбыз җиренә җиткереп, оста башкарды.
Нәни артистлар  әниләр турында чыгыш  ясаганда, залда тынлык иде. Һәр әни, әби балалар-оныкларының  сәхнәдә чыгыш  ясавын зур дулкынлану белән тыңлады. Һәр чыгыш  көчле алкышларга  күмелеп барды. Бәйрәм кичәсенә килгән һәркем ана кешенең изге зат булуына тагын бер кат инанды.
 Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәре Илһамия Гарифуллина.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: