Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Югары Пәнәчедән Гөлфирә апаның тырыш хезмәте мактауга лаек

Үз эшенә шулкадәр бирелеп, чын күңелдән тырышып һәм яратып, җанын-тәнен биреп, намус белән хезмәт куючы кешеләргә ихластан сокланабыз.

Югары Пәнәче авылында 40 елга якын сыер савучы булып эшләгән Гөлфирә Гайнетдинова  - шундый кешеләрнең берсе. Аның әнисе дә сыер савучы булып хезмәт куйган.

Кешене хезмәт бизи, дип юкка әйтмиләр. Зур кайгылар кичереп тә, үзендә яшәү көче, тормыш яме таба белгән батыр йөрәкле Гөлфирә апа зур рәхмәткә лаек.

Гөлфирә Хуҗа кызы 1951 елда Югары Пәнәче авылында эшче гаиләсендә туып үсә. Әтисе – ферма мөдире, әнисе сыер савучы булып колхозда эшли.

Гөлфирә апа яшьтән белемгә омтыла. Сигез класс белемне  Югары Пәнәче мәктәбендә ала, ә 9-10нчы сыйныфны Бигеш мәктәбендә тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач та сыер савучы булып Югары Пәнәче фермасында эшли башлый.  Һәм 36 ел гомерен бу хезмәткә багышлый. Батыр, эшен җиренә җиткереп эшләүче Гөлфирә апаның хезмәте район һәм республикада  бәяләнеп, Мактау грамоталары, бүләкләргә лаек була.

 "Эшем белән юанып яшәдем. Балаларны да хезмәт яратырлык итеп тәрбияләдем. Йөземә кызыллык китермәделәр, Аллага шөкер"- ди җиде оныгының яраткан әбисе Гөлфирә апа.

Саулыкта, сөенеп, дөньядан ямь табып, күңел тынычлыгында яшәргә язсын әле аңа!

Илһамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев