Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Югары Шепкәдән Миңнурый Ахунҗанова 90 яшьлек юбилеен билгели

Югары Шепкә – тыл ветераннарына бай җирлек. Әлеге җирлектән быел өченче тыл ветераны - Миңнурый Ахунҗанова 90 яшьлек юбилеен билгели. Аны гомер бәйрәме белән авыл жирлеге Советы, ветераннар советы, мәдәният хезмәткәрләре, күршеләре котлады.

Миңнурый апа тумышы белән Югары Шепкәдән:  Әүхәди ага гаиләсендә  өченче бала булып дөньяга килә. Сугыш башланганда  аңа нибары 10 яшь була.  Шанлы сугыш еллары, ул чорларны ветеран әле дә хәтерли. 

-Үзем кебекләр белән беррәттән, өлкәннәрне алыштырып эшләдем. Нинди эш кушсалар да, аны үтәргә тырыштым, ач-ялангач булсак та, беркайчан зарланмадык,  -ди Миңнурый әби.

Колхоз эше генә түгел, чана тартып мәктәп җылытырга утын да ташый яшүсмерләр. Сугыштан соңгы еллар  тагын да авыррак. Ул  елларда, авылның  берничә кызы җыелып, читкә  торф чыгарырга китәләр. Торф чыгару җиңел эшләрдән булмый. Миңнурый аннан кайткач,  Лениногорск районында 1нче нефть скважиналарын  урнаштыруда эшли. Кыскасы, яшь кыз үзен нефть тармагында да сыный. 

Авыл баласы авыл баласы инде. Миңнурый туган авылына әйләнеп кайтып,  янәдән колхозда эшли башлый. 1957 елда авылның уңган егете Фәхразый белән гаилә коралар. Ахунҗановлар тырыш хезмәт куеп, матур гомер итәләр. Гаиләдә алты бала  үстереп, ул-кызларын  олы тормыш юлына озаталар, башлы-күзле итәләр.

 Сугыш еллары  михнәтләрен үз җилкәсендә татып сынмаган Миңнурый әби.  Бүгенге көндә ак әби улы Рафаил һәм килене Галия тәрбиясендә  кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Биш вакыт намазын укый, бик диндар. Шигъри җанлы да ветеран. Абыйсының тормыш иптәше Зәйнәп әби ике ай элек  90 яшьлек юбилеен билгеләп узган. Миңнурый әби белән каенапасы арасында  ике ай гына аерма бар. Миңнурый әби  шулай булса да,  аны үз итеп, түти, дип йөри икән. Бик аралашып, хәл-әхвәл алышып яши алар. Зәйнәп әбинең гомер бәйрәменә  атап матур шигырь юллары бүләк иткән. Күршеләре белән дә тату-дус яши ветеран.

- Миңнурый әби - безнен авылның ак әбисе, киң күңелле, жор сүзле, ачык йөзле өлкәннәрдән ул, - ди җирлек башлыгы Лилия Камалиева.

Булганына шөкер-ана кылып, ил-көннәр тынычлыгын, балалары-оныклары исәнлеген  теләп яши юбиляр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев