Зәй офыклары

Югары уку йортларында студентлар һәм укытучылар тарафыннан санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгәндә генә көндезге уку формасы сакланачак

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә вузларда көндезге укуны саклап калу өчен шартлар билгеләнде.

Югары уку йортларында студентлар һәм укытучылар битлек киеп, социаль дистанцияне үтәсәләр көндезге уку формасы  сакланачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА, «Российская газета»га һәм Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән.

Бу очракта укытуны онлайн-форматка күчерергә туры килмәячәк, ә көндезге дәресләрне саклап калырга мөмкин булачак", — дип билгеләп үтте Анна Попова.

Шулай ук ведомство башлыгы медвузларда эпидемиология һәм биологик куркынычсызлык нигезләрен өйрәнүгә багышланган сәгатьләр санын арттырырга кирәк дигән фикер белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: