Зәй офыклары

Югары Шепкә җирлегендә рөхсәтсез чүплек ачыкланган

Зәй шәһәр прокуратурасы экологиягә кагылышлы законнар үтәлешен күзәтү йөзеннән тикшерүләр үткәрде һәм кайбер җитешсезлекләрне ачыклады. Мәсәлән, Югары Шепкә авыл җирлеге территориясендә, авылдан ерак түгел чокырда санкцияләнмәгән чүплек ясалган. Чүплекнең гомуми мәйданы 45 квадрат метр тәшкил итә. Чүплек районның санитар-эпидемиологик торышына тискәре йогынты ясый, халык арасында йогышлы чир таралу куркынычын арттыра...

Зәй шәһәр прокуратурасы экологиягә кагылышлы законнар үтәлешен күзәтү йөзеннән тикшерүләр үткәрде һәм кайбер җитешсезлекләрне ачыклады. Мәсәлән, Югары Шепкә авыл җирлеге территориясендә, авылдан ерак түгел чокырда санкцияләнмәгән чүплек ясалган. Чүплекнең гомуми мәйданы 45 квадрат метр тәшкил итә. Чүплек районның санитар-эпидемиологик торышына тискәре йогынты ясый, халык арасында йогышлы чир таралу куркынычын арттыра дип билгеләнә. Гамәлдән законнар нигезендә җирле үзидарә органнарына үз территорияләрендә чүп-чар һәм көнкүреш калдыкларын җыю һәм түгүне оештыру йөкләнгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы судка чүплекне юк итү буенча гариза белән мөрәҗәгать итте. Әлегә прокурор акты каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: